Изге кешене эш нэрсэ берсе ике изге берсе картайтмый суз составить пословицу

Обновлено: 22.11.2024

Максат: Балаларда кече яшьтән үк ягымлылык, ихласлылык, олыларны хөрмәт итү, изгелек эшләргә теләү сыйфатлары тәрбияләү, төрле ситуацияләрдә югалып калмаска, җәмгыятьтәге кыен хәлләрдән чыгу юлын мөстәкыйль таба белергә , кешеләр белән аралашырга, яхшыны яманнан аерырга өйрәтү.

Күрсәтмәлелек: интерактив тактада “Әдәплелек диңгезе” һәм аның “утрау” ларының рәсемнәре, һәр хикәя һәм шигырьнең эчтәлегенә караган рәсемнәр, домино уены.

Файдаланылган әдәбият:

1. Раушан көзге. Р.Ш.Халикова. Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия. Казан, Мәгариф, 1993.

2. Гөлбакча. Ф.Ю.Юсупов, З.Ф.Камалова, Р.А.Борһанова. Балалар бакчалары өчен хрестоматия. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1990.

3. Әхлак дәресләре. В.Казыйханов. Казан, Матбугат йорты нәшрияты, 2004.

Тәрбия сәгатенең барышы:

I.Оештыру өлеше.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек? Хәзер бер-беребезгә карап, елмаеп исәнләшик һәм хәерле көн телик.

Экранда Н.Дәүлинең түбәндәге шигырь юллары чыга:

Яхшы сүзне җаның тели синең

Начарлыктан күңелең көрсенә.

Ә син үзең андый яхшы сүзне

Әйтәсеңме башка кешегә?

Укытучы. Укучылар, экрандагы шигырь юлларын игътибар белән укыгыз әле. Аның мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз? (җаваплар тыңлана) Димәк, без бүген тәрбия сәгатендә нәрсә турында сөйләшербез икән? (Әдәплелек турында) Әйе, без “Әдәплелек диңгезе” нә сәяхәткә чыгарбыз. Сәяхәт вакытында сез бик күп яңалыклар алырсыз, төрле хәлләрдә үзегезне дөрес тотарга да өйрәнерсез.

Менә бер булган хәл сөйлим мин сезгә , тыңлагыз әле.

Азат урамнан йөгереп барганда, бер бабайга бәрелде. Бабай аны ачуланмакчы гына булган иде - малай 1 сүз әйтеп өлгерде. Нинди сүз әйтте икән ул?

Җавап. Гафу итегез, - дигән.

Укытучы. Бик дөрес. Сез үзегез хаклы булмаганда гафу үтенә беләсезме? (әйе) Сез һәр көн мәктәпкә киләсез, мәктәптән соң башка җирләргә йөрисез, танышларыгыз, якын кешеләрегез белән аралашасыз. Сез очрашканда аларга нәрсә дип эндәшәсез?

Җавап. Исәнмесез, хәерле иртә, хәерле кич, сәлам.

Укытучы. Әйе, безнең дәресләребез дә шундый сүзләрдән башлана. Алар тылсымлы сүзләр дип атала. Бу - һәркемнең күңеленә туры килә торган сүзләр. Без бу сүзләрне елмаеп әйтәбез. Аларны ишеткән кешенең генә түгел, әйткән кешенең дә йөзе балкып китә.

Менә без дә сәяхәтебезне “Ягымлылык” дигән елгадан башларбыз.

Әти-әниләрегез сезгә нинди матур сүзләр әйтә?

Җавап. Бәбкәм, алтыным, үскәнем, алмам, балам, кадерлем.

Укытучы. Ә әби-бабайларыгыз нинди үгет-нәсихәт бирә?

Җавап. Тәмле телле булып үс, балам.

Укытучы. Бу хакта нинди мәкальләр беләсез?

Җавап. Теле татлының дусы күп. Яхшы сүз балдан татлы. Теле чибәрнең йөзе чибәр.

Укытучы. Балалар, без бу темага нинди шигырьләр беләбез соң? Әйдәгез , тыңлап китик әле. (бер бала - Ә. Исхакның “Беренче рәхмәт”, икенчесе - Ш.Галиевнең “Рәхмәтләр хакында” шигырен сөйли.

Аннан ике укучы Б. Рәхимованың “Әнием үпкәләгәч” дигән шигырен рольләргә бүлеп укый)

Укытучы. Балалар, бу малай нәрсәне оныткан?

Җавап. Вакытында гафу үтенә белмәгән.

Укытучы. Әйе. Менә сез дә кайвакыт әти-әниегезне тыңламыйсыз, аларга үпкәлисез, бәлки, каршы да әйтә торгансыздыр. Андый очракта үз вакытында гафу үтенә белегез. Вакытында гаебеңне таный белү - үзе үк яхшы сыйфат.

(Экранда диңгез рәсеме барлыкка килә)

Шулай әкренләп без диңгезгә дә килеп җиттек. Бу диңгездә берничә утрау бар. Беренче утравыбыз “Тәрбиялелек” утравы дип атала. Экранда утрау рәсеме чыга, аның янында түбәндәге сүзләр язылган:

Яхшы - җанга рәхәт.

Яхшы - тәнгә сихәт.

Ул - начарга дошман.

Яхшы - күркәм сыйфат.

Монда нинди кешеләр яши икән? Әйдәгез, шуны белик. (Укытучы В.Осееваның “Уллар” хикәясен укый. Экранда хикәянең эчтәлегенә карата рәсемнәр чыга)

Укытучы. Балалар, бабай ни өчен “берегезнең генә улын күрәм” диде икән?

Җавап. Чөнки әнисенә берсе генә ярдәм итә.

Укытучы. Ул нинди?

Җавап. Тәртипле, эшчән, әнисен хөрмәт итә.

Укытучы. Дөрес, халык мәкалендә әйтелгәнчә, тыйнакның кулы эшләр, мактанчыкның теле эшләр. Сез эш, хезмәт турында тагын нинди мәкальләр беләсез?

Җавап. Аз эш күп сүздән яхшырак.

Җавап. Яхшы кеше эштә беленер.

Җавап. Аз сөйлә, күп эшлә.

Укытучы. Сәяхәтебез дәвам итә. Без “Изгелек” утравына килеп җиттек.

Слайдта икенче утрауның рәсеме чыга. Анда сүзләр язылган:

Яшәү безгә авыр булыр иде

Шуңа күрә яхшылыкны эшлик

Без үзебез башта.

( В.Осееваның “Бер әби ич” хикәясе укыла. Экранда шулай ук рәсемнәр чыга )

Урамнан бер кыз белән бер малай узып бара. Ә бераз алдарак бер әби бара. Аяк асты бик тайгак. Әби таеп китә дә егыла.

-Китапларымны тотып тор әле! - ди малай һәм кызга сумкасын бирә дә әбигә ярдәмгә ашыга.

Ул кире борылып килгәч, кыз аңардан:

-Әллә ул синең әбиеңме? - дип сорый.

-Юк,- дип җавап бирә малай.

-Әллә әниеңме? - дип гаҗәпләнеп сорый иптәш кызы.

-Алайса, апаңдыр? Я булмаса берәр танышыңдыр?

-Юк ла инде, юк!- дип елмая малай. -Бер әби ич!

Укытучы. Малай кемгә ярдәм итә?

Җавап. Таныш түгел әбигә.

Укытучы. Кыз нәрсәгә бик аптырый?

Җавап. Иптәш малаеның бөтенләй таныш булмаган әбигә булышуына. Ул үз әниең, апаң яки әбиең булса гына ярдәм итәргә кирәк дип уйлый.

Укытучы. Ә сез ничек уйлыйсыз?
Җавап. Кем булуына карамастан , өлкәннәргә һәрвакыт ярдәм итәргә кирәк.

Укытучы. Әйдәгез, тагын бер хикәя тыңлап китик әле. (Укытучы Толстойның “Алмагачлар” хикәясен укый).

Бер карт алмагачлар утыртып йөри икән.

-Ул алмагачлар сиңа нигә? Аларның алма биргәнен бик озак көтәргә кирәк бит, сиңа барыбер аларны ашарга туры килмәс,-дигәннәр аңа.

-Мин ашамасам, башкалар ашарлар, миңа рәхмәт әйтерләр,- дигән карт.

Укытучы. Бу хикәядәге бабай турында нәрсә диярсез?

Җавап. Бу бабай бик яхшы эш эшли. Ул ихлас күңелдән башкалар өчен тырыша. Ул - изге кеше.

Укытучы. Әйе, балалар, барлык кешеләр дә шундый изге күңелле булса, безнең тормышыбыз күпкә матур һәм якты булыр иде.

Дога белмим, дисең нигә?

Бар кеше изгелек кылса,

Яктырыр иде дөнья.

Изгелек ул-беркайчан да

Тузмый торган хәзинә.

Яхшылык эшлик һәрвакыт

Ул - үзе изге дога.

Укучылар, ә сез кешеләргә яхшылык эшлисезме? (җаваплар тыңлана)

“ Трамвайда” хикәясендәге Марат- сезнең яшьтәшегез. Әйдәгез, аның белән булган хәлне тыңлап китик.

Трамвайда кеше күп иде. Тукталышларның берсендә бала күтәргән бер апа керде, як-ягына каранды - буш урыннар юк иде. Марат урыныннан торды да: “Апа, килегез, утырыгыз!”- диде. Бу апа Маратка рәхмәт әйтте һәм: “Бик игелекле бала икәнсең! Улым, үскәч син дә шундый бул!”-дип, баласын күкрәгенә кысты.

Ә менә Ләлә шуңа охшаган хәлдә үзен башкача тоткан. (бер бала Вил Казыйхановның “Вөҗдан газабы” шигырен укый)

Йоклап китәлми Ләлә.

Әнисе дә сизеп алды:

“ Юк”,-дигән булды да кызый,

Бер мәлгә туктап калды.

Күзен яшерде юрганга,

Авыр итеп тын алды.

“ Әйткәч әйтим, әни, - диде-

Бүген мин трамвайда

Урынымны бирмәдем, ди,

Басып торган бабайга.

Ышан, әни, мондый хәлләр

-Хатаңны аңлагач, кызым,

Укытучы. Әйтегез әле, бу балаларның кайсысы дөрес эшләгән? Сез алар урынында нишләр идегез? (җаваплар тыңлана).

Укытучы. Димәк, балалар, көндәлек тормышта нинди яхшы эшләр эшләп була?

Җавап. Әти-әниләребезнең сүзен тыңлау, аларга булышу, үзеңнән кечеләргә һәм өлкән кешеләргә ярдәм итү, күршедә яшәгән әбигә даруханәдән дару алып кайтып бирү һ.б.

Укытучы. Бер утраудан икенчесенә сәяхәт итә – итә без соңгысына да килеп җиттек. (Утрау рәсеме чыга - “Нәрсә ул яхшы һәм нәрсә ул начар?” )

Мин сезгә “Домино” уены тәкъдим итәм. ( өстәлдә домино формасындагы “шакмаклар” ята. Аларга кешедәге начар һәм яхшы сыйфатлар язылган : начар -усал, юаш-ягымлы, тупас-ялкау, эшчән-карт , яшь-юмарт , саран-пөхтә, шапшак-тыйнак, мактанчык-яңа, иске-сабыр, түземсез-куркак, батыр-җылы,cалкын - . Беренче сүз-яхшы . Аны укытучы куя. Балалар, берәм-берәм чыгып , һәр сүзнең антонимын табарга, кайсы сыйфат яхшы, кайсы начар икәнен әйтеп куярга тиеш).

III. Йомгаклау.

Әгәр сез үзегездә кече яшьтән үк уңай сыйфатлар тәрбияли алсагыз, сез яхшы балалар булып үсәрсез.

Шуның белән сәяхәтебез ахырына якынлашты. Тәрбия сәгатен йомгаклап, мин сезгә бер шигырь укыйм, игътибар белән тыңлагыз.

Следующая пословица

Укытучы һөнәре - җир йөзендә иң гүзәл һәм иң җаваплы һөнәрләрнең берсе. Мөгаллим исемен йөртү өчен табигать биргән илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк.

ВложениеРазмер
ukytuchy_1.docx 20.94 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы- иң изге,иң кирәкле һөнәр иясе.

Табигатьтә кыш. Кояш инде күптән баеды. Йолдызлар җем-җем яналар. Шушы сихри матурлыкта, бөтерелеп-бөтерелеп, карлар ява. Күктәге тулы ай авылның һәр өенә яктылык тарата. Күп йортларда инде утлар сүнгән. Авыл уртасындагы бер йортта әле дә ут күренә. Анда барысы да йоклауга карамастан, укытучы дәфтәрләр тикшерә. Ул әле җитдиләнә, әле серле генә елмаеп куя, әле көлеп җибәрә, алдында бер кочак дәфтәрләр.

Укытучы һөнәре - җир йөзендә иң гүзәл һәм иң җаваплы һөнәрләрнең берсе. Мөгаллим исемен йөртү өчен табигать биргән илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк.
Җир йөзендәге һәр кеше дә укытучы булып бетә алмый, укытучы булып эшләү өчен җан җылысы, ачык күңел, олы йөрәк һәм балаларны ярату кирәк . Һәр кешенең, ул тормышта нинди генә зур дәрәҗәгә ирешкән булмасын, белем алуы мәктәп бусагасын атлап кергән көненнән башлана. Ә мәктәптә аны ягымлы елмаеп, үз баласыдай якын күреп, беренче укытучысы каршы ала. Һәм баланың киләчәктә нинди булуына, тормышта үз урынын таба алуына беренче укытучысының аны белем дәрьясына ничек алып кереп китүе нык тәэсир итә. Мәктәп еллары бер-бер артлы уза, балага ничәмә-ничә укытучы белем бирә. Алар балаларның барлык шаянлыкларын да кичерә, балада белемгә омтылыш уяту өчен төрле яңа алымнар кулланып дәресләр үткәрә, төн йокыларын калдырып дәфтәрләр тикшерә, шәхси мәнфәгатьләрен читкә куеп, мәктәптән тыш чаралар уздыра, үз белемен күтәрү өстендә эшли, коллегалары белән тәҗрибә уртаклаша .Кыскасы, укытучы эшенең бөтен авырлыкларын сабырлык белән үткәреп җибәрә алар. Укытучыларның сабырлыгына, фидакарьлегенә, тырышлыгына, булдыклыгына таң калырлык хәтта.

Үзеңнән соң җирдә мәңгелек эз калдырыйм дисәң-укытучы бул!" дигән бер галим. Хак сүзләр. Укытучыдан башка президент та, патша да, инженер-төзүче, язучы, сатучы да булмас иде. Балаларның иңнәренә канат куеп, һәрберсенә тормышта урын табарга булышкан кеше дә-укытучы! Һәрберебез тормышта мәктәп бусагасын атлап чыгабыз, гомеребездәге иң күңелле мизгелләрне - мәктәп сукмакларын үтәбез. Мәктәптә укыган чакта җанга ятышлы, яраткан укытучың була торгандыр ул. Син аның дәресенә һәрвакыт әзерлек белән киләсең, дәресендә кызыксынып тыңлыйсың, һәрбер әйткән сүзенә колак саласың һәм гомумән аңа охшарга тырышасың.
Мәктәптә яраткан фәннәрем география белән әдәбият иде. Бу фәннәрдән бервакытта да әзерлексез килмәдем. География дәресендә Лотфулла абый Шакировның безнең җиребез, андагы илләр, халыклар турындагы сөйләүләрен үтә дә кызыксынып тыңлый идем. Туган телебезнең нечкәлеген аңларга, дөрес сөйләшергә өйрәтүдә Һаҗәр апа аеруча зур тырышлык куйды. Аның дәресләре кызыклы, мавыктыргыч булып, сизелмичә дә узып китә иде. Ул зур осталык белән татар шагыйрьләренең шигырьләрен укый, безнең күңелләребезгә үк җиткерә белә, безне хисләнергә, уйланырга мәҗбүр итә иде. Һаҗәр апа безнең өчен укытучы гына түгел, чын дус, якын кеше дә иде әле.. Без һәрвакыт аның белән уй-фикерләребезне уртаклашабыз, аңа киңәшләр сорап килә идек.. Ә ул вакытын кызганмыйча гел безнең янда булырга тырыша иде. Мәктәп бусагасын атлап чыккач та онытылмый икән ул яраткан укытучы.

Шушы сихри кышкы төндә үземнең укытучыларым турында уйланып утырдым да һәм шуны аңладым:мин башка һөнәрне үзләштерсәм дә , тормышымны,гомеремне укытучылыкка багышладым. Укытучы һөнәре миңа тылсымлы бер дөнья кебек иде.Укытучыларымның йогынтысы да бик зур булгандыр. Балачагымда минем ике яраткан уеным бар иде. Берсе әтиемнең тракторы.Ул тракторда утырып йөрер өчен иртән иртүк тора идем . Киң кырларда әтием белән җирне сукалаулар әле дә күңелемдә саклана. Ә икенче иң яратып уйнаган уеным- укытучы булып уйнау. Мин башкалар кебек курчакларны төзеп утыртып,аларга дәрес бирмәдем. Алай миңа кызык түгел иде. Мин гомумән курчаклар белән уйнамадым. Горурланып әйтә алам, мин ике энемне дә, мәктәпкә кергәнче укырга өйрәткән идем инде. Әлифбаны укый беләләр иде алар,беренче сыйныфка кергәндә.Шулай ук язарга өйрәнделәр. Һәрберсенә аерым журналлар ясап, билгеләр куеп бара идем.

Ни хикмәт,алар мине тыңлыйлар иде.Елаганнарын ,киреләнгәннәрен хәтрләмим. Шул ук вакытта ук инде күңелемә кереп урнашкан булгандыр инде ул һөнәр.

Мәктәпне тәмамлаганга да бик күп вакыт узды.Ә тормыш юлларым барыбер мәктптән аерылмады. Хәзер инде үзем укытучы. Менә инде егерме алтынчы ел Кайбыч мунициаль районының Ульянково төп гомуми белем бирү мәктәбендә рус балаларына татар теле һәм әдәбияты укытам. Һәр иртәне дәрескә ашыкканда да,сыйныф ишеген ачып кергән вакытта да,баларның текәлгән сораулы күз карашларын күргәндә дә ирексездән балачагым килеп баса. Һәм мин һәркем өчен тәүге уку йорты булган мәктәпнең кеше тормышында никадәр урын тотканлыгына янә бер тапкыр ышанам. Мин укыткан балалар да балачак елларын,мәктәптә укыган чакларын бары тик якты итеп кенә искә алсыннар өчен кулымнан килгәннең барысын да да эшләргә тиешмен дип үз-үземә чираттагы мәртәбә сүз бирәм.

Еллар үткән саен ныграк төшенә барасың: белем учагы дип юкка гына әйтмиләр икән бит мәктәпне,кешенең киләчәккә карашы да, максат -хыяллары да ,яшәү рәвеше дә әнә шул чакта формалаша икән.Язмышыма рәхмәтлемен,мин бик татау коллективта эшлим. Беренче көннәрдән үк алар миңа таяныч булып,гел ярдәм кулы сузып тордылар.

Мине 5 нче сыйныфка сыйныф җитәкчесе итеп куйдылар.Бик дулкынланып сыйныф бүлмәсенә кердем дә, балаларның янып торган кызыксынулы карашларын тоеп,туктап калдым. Үземә сорау бирәм: “Кабул итәрләрме?” Кабул иттеләр.

Минем беренче сыйныфым. Мин алар белән бергә өйрәндем, алар белән бергә укытучы булып үстем, тормыш дәресләрен үттем. Мин аларны яраттым һәм бу яратуның уртак булуын тойдым. Бу минем эшемә, иҗатыма зур этәргеч булып торды.

Эшемне бик яратам, аннан шатлык табам . Мин гади генә укытучы түгел,мин татар теле укытучысы! Һәр тел -үзе бер дөнья .Тел- өйрәнү преметы гына түгел,ә халык күңеле,аның шатлыгы,кайгысы,хәтере,байлыгы.

Белем һәм тәрбия бирүнең мөһим мәсьәләрен хәл итү юнәлешендә күпкырлы эш алып барам һәм ул киләчәккә юнәлтелгән. Ә киләчәк һәрьяклап мәгълүматлы, эзләнүчән,хәбардар,эрудицияле булуны,балалар белән сак эш итә белүне һәм аларны хөрмәт итә белүне сорый. Тагын бер нәрсәне ассызыклап үтәсе килә: ярдәмчел, таләпчән һәм югары аралашу культурасы булуы да бик мөһим,чөнки яшь буынга тиешле гомуми белем бирү иҗтимагый байлык үзлекләренә дә ия. Ә югары дәрәҗәдә белем алган һәм чын мәгънәсендә акыллы,интеллигент булып үскән кешеләр җәмгыятебезгә һәм дәүләтебезгә зур файда китерә.Мәгариф эшендә һәр яңалык ,вакыйгаларының эчендә кайнарга тырышам. Соңгы елларда методик эш мәгариф системасын модернизацияләүнең төп юнәлешләре буенча оештырыла. Шуннан чыгып, мин үзалдыма шәхескә юнәлтелгән укыту тәҗрибәсен киң кулланып, белем тәрбия системасы белән идарә итүне информатизацияләүгә һәм педагогик эштә нәтиҗәлелеккә ирешергә омтылам.Хәзерге заман укытучысы аң-белемле,компьютер белән эшли белә торган кеше. Тик ышанасы килә,белем алуның автоматлашуы ничек кенә алга китмәсен,укучылар белән күзгә- күз карап аралашуга ни җитә.Техник җиһазлар укытучының белем бирү вакытында ярдәмчесе генә. Татар теле укытучысы буларак ,мин укучыларымның киң күңелле булуларын телим. Ә моның өчен укытучы иң элек Кеше булырга тиеш.Шунда гына безнең йөрәкләрдә сабырлык та ,өмет тә, мәхәббәт тә урнашыр.

Укытучы нинди генә булмасын,яшьме ул,картмы; исемле,исемсез; гади укытучымы,категориялеме, дәрәҗәлеме,дәрәҗәсезме- барыбер аларның һәрберсе бала өчен Укытучы. Иң әһәмиятлесе-бала үз укытучысына соклансын. Иң зур бәхет,еллар үткәч берәр укучыңның :”Апа,нихәлләр.Рәхмәт безне укытып,кеше иткәнегез өчен”,-дигән сүзләрен ишетү. Шул гади генә берничә җөмлә укытучыны сөендерә,күкләргә күтәрә.

Ә табигатьтә кыш.Йолдызлар җем- җем яналар. Шушы сихри матурлыкта, бөтерелеп-бөтерелеп карлар ява.

Следующая пословица

Чужой компьютер

Просмотр темы 145

кызлар хам малайлар,кем,ничек и ниндий позада,сегешерга ярата.

Нравится Показать список оценивших

Нравится Показать список оценивших

Нравится Показать список оценивших

Нравится Показать список оценивших

Нравится Показать список оценивших

Нравится Показать список оценивших

Ниндийлэр,шундыйлар. Ммм. :)))))

Нравится Показать список оценивших

юнсезляр
матур комплиментлар да эйтя белмайсез. эшеке сузляр гына эйтерга белясез

Нравится Показать список оценивших

Нравится Показать список оценивших

Следующая пословица

3)Дусларыңа, сыйныфташларыңа игътибарлы,ярдәмчел булу теләген үстерү.

4) Укучыларда уңай характер сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: шифалы сүзләр язылган йорт, күбәләкләр, компьютер, проектор, экран

Материал: В.Хәйруллинаның “Шигырьләр җыентыгы”, Валиуллин М. Ә.”Балачак илендә”

1.Оештыру өлеше. Мотивлаштыру этабы.

(Аудиоязмада И. Шакиров башкаруында “Саумы,кояш!” җыры тыңлана .)

Хәерле көн, дуслар!

-Әйдәгез,барыбыз да матур итеп басып,кулга-кул тотышыйк, бер-беребезгә елмайыйк. Куллардан-кулларга җылылык,күңелдән-күңелгә рәхәтлек йөгерде,йөзләргә якты нур булып елмаю сирпелде. Менә шушы җылылык, рәхәтлек, елмаю безгә көн буена җитәрлек көч бирсен. (Барыбыз да урыннарга утырабыз)

-Бүгенге иртәдә сезнең кәефләрегез ничек икән,билгелик әле.Үзегезнең кәефегезгә туры килгән күбәләкне сайлап алыгыз. (Ачык һәм караңгы төстәге күбәләкләр тәкъдим ителә) Тәрбия сәгате ахырына сезнең кәефләрегез үзгәрерме,юкмы,монысын соңрак күрербез.

2.Хикәя тыңлау, фикер алышу.

Урман юлыннан ике кеше- бабай һәм малай бара.Көн эссе.Аларның бик тә су эчәсе килә.

Юлчылар кечкенә генә инеш буена килеп җитәләр.Тын гына челтерәп салкынча йөгерек су ага. Алар,сусауларын басар өчен,иелеп су эчәләр.

-Суың өчен рәхмәт сиңа, инешкәй,- ди бабай. Малай көлеп куя.

-Бабакай, ни өчен инешкә рәхмәт диеп әйттең?- дип сорый ул бабайдан,-инеш җанлы нәрсә түгел ләбаса, ул сезнең сүзләрегезне ишетми, сезнең яхшылыгыгызны аңламый.

-Анысы шулай. Әгәр суны бүре эчкән булса, ул рәхмәт әйтмәс иде. Без бүре түгел , кешеләр.

Кешенең ни өчен рәхмәт сүзе әйткәнен беләсеңме? Уйланып кара әле:бу сүз кемгә кирәк?

Малай җитдиләнеп, уйга калды. Аларның вакыты күп, барасы юл әле ерак иде.

-Әйтегез әле, ни өчен бабай инешкә рәхмәт әйткән соң?

-Кешеләрне шифалы суы белән сыйлаганы өчен.

-Инеш кешене аңлый аламы соң?

-Шулай булгач аңа рәхмәт әйтүнең нигә кирәге бар?

(Бабакай болай фикер йөртә:”Әгәр инеш суы аңа яхшылык эшләгән икән,сусавын баскан икән,димәк, аны аңлаган кебек тоелган.Бу сүзне әйтсәң ,үзеңә рәхәт булып китә.)

-Ә бүре инеш суын эчәме? Алай булгач , нигә рәхмәт әйтми?

Әйтегез әле,ни өчен кеше рәхмәт сүзен әйтә?

-Бу сүз яхшы ,изге эшләргә, гамәлләргә җавап йөзеннән әйтелә.

Аны ишетү һәркемгә рәхәт.

-Димәк, без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләшәбәз икән ?

Яхшы сүз, изге гамәлләр -шәфкатьлелек турында.

3.Нәрсә ул шәфкатьлелек , рәхим-шәфкать,яхшылык?(акыл штурмы -уен)

Балалар фикере тыңлана.

Яхшылык, шәфкатьлелек ул-

авыр чакта ярдәм кулы сузу,

кеше хәленә керә белү,

Рәхмәт, балалар. Ә яхшылык кайда туа?Кайда яши? Аны күреп , тоеп буламы?

Ә хәзер,балалар,әйдәгез,бераз хыялланып,фантазияне эшкә җигеп,яхшылык турында сөйләшүебезне дәвам итик.

Әгәр без аны күрә алсак, ул нинди төстә булыр иде?

Яхшылыкны иснәп карап булса,исе нинди булыр иде икән?

Ашап карый алсак,тәме нинди булыр иде икән?

Әгәр тотып карый алсак,дуслык нинди булыр иде икән?

Әйе,балалар,мин дә шулай уйлыйм.Ул шундый йомшак булыр иде,аны гел шулай кысып,яратасы гына килеп торыр иде.

4.Хәкимуллина Динә “ Гафу ит”Вәсимә Хәйруллина шигырен сөйли .

Эндәшми дә, көлми дә,

Бар икәнне белми дә.

-Әбием ,зинһар,гафу ит.

Сөйләш инде ,чибәрем.

Җырны җырлап җибәрәм.

Дуслашыйк инде ,әбием,

Үскәч күлмәк тегәрмен,

Өстәлеңә би-ик күп итеп

Сагызга дигән акчамны

Бирәм сиңа- ал гына !

Күлмәк кенә, бал гына.

Гафу итәм, тик кесәдә

Алар яши шәфкатьле сүз,

Мәрхәмәтле эш булып.

-Ни өчен әби үпкәләгән? Олы кешеләрне үпкәләтергә ярыймы? Ни өчен ярамый?

Ә сез нинди яхшы сүзләр беләсез, балалар?

Нәтиҗә : Яхшы сүз дә шәфкатьле эш кебек икән.Ярамаган сүзләр әйтеп кеше күңелен яраларга ярамый икән. Дуслык, татулык нигезе булып та матур сүзләр санала.

Шифалы ,тылсымлы сүзләрне никадәр күбрәк куллансагыз, тормыш шулкадәр ямьлерәк булыр,теләкләрегез дә тизрәк үтәлер, кешеләр дәсезгә шәфкатьле ,игътибарлы булырлар.

5.Шифалы сүзләрне дөрес итеп куллана да белергә кирәк, укучылар. Әйдәгез, тормышта була торган берничә очракны карап үтик әле.

1. Мәктәп коридорында бер төркем укытучылар сөйләшеп тора. Малай үзенең класс җитәкчесен күреп алды да: «Исәнмесез, Галия апа», – дип узып китте. Малай дөрес эшләдеме? (Юк. Бер төркем укытучы басып торган вакытта аерып исәнләшергә кирәк түгел.)

Илдар дусты Рәмисне уйнарга чакырмакчы булып, аларның өйләренә бара. Ишекне әнисе ача. Шунда Илдар: «Рәмис өйдәме?» – дип сорый. Рәмиснең әнисе аптырап кала. Илдар нинди ялгышлык эшләгән? Бу очракта Илдарга нинди сыйфатлар җитешми? (Әдәплелек һәм игътибарлылык. Иң элек ишек ачучы Рәмиснең әнисе белән исәнләшергә кирәк иде.)

6. – Укучылар, сезнең алда конвертлар ята. Һәр өстәл беренче номерлы конвертларны ача. Анда сүзләр бирелгән, шул сүзләрдән мәкаль төзергә кирәк.

- Ә хәзер эшләребезне тикшереп китик.

а) Телеңә килгәнне сөйләмә, кирәк булганны сөйлә.

б) Татлы сүз – җан азыгы, ачы сүз – баш казыгы.

в) Яхшыны ишетәсең килсә, яман сөйләмә.

” Төеннең башы миндә -

Ахыры синдә” уены.(МӘКАЛЬләр буенча.) Укытучы мәкальнең башын әйтә, балалар дәвам итә.

1.Яхшылык җирдә ятмый.

2.Җылы сүз- җан азыгы.

3.Изгелек итә алмасаң, яманлык кылма.

4.Олыны олы ит, кечене кече ит.

5.Яхшылык эшлә дә суга сал.

6.Олыласаң олыны ,олыларлар үзеңне.

7. Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.

8.Телең ни әйтсә ,колагың шуны ишетер.

9.Ашның мае бар, сүзнең җае бар.

-Бик яхшы, балалар, сез бик күп мәкальләр беләсез икән. Балалар, “Авызкүрке- тел, тел күрке- сүз” диелә татар халыкмәкалендә. Һәрчактәмлетеллебулыгыз.

7.”Комплиментлар “тавы янында ял итеп алыйк.Бер-берсен мактап , күңел күтәрә торган матур сүзләр әйтәләр.

Яхшы сүздән барыбызның да күңелләре күтәрелеп,йөзләре нурланып китте, көнебез матурланды , ямьләнде.

Нәтиҗә: Бер-беребезгә итътибарлы булырга, күңел күтәрә торган сүзләрне еш кулланырга кирәк икән.

8. “Үз йортыңны төзе” уены.

Икенче номерлы конвертларыгызны аласыз. Анда йорт төзү өчен материаллар бирелгән. Сез йортыгызны шундагы материалларның барысын да кулланып төзерсезме? Эшне башладык.

Усал, саран, тупас, явыз, комсыз, юмарт, дуслык, игелекле, матур, ярдәмчел, татулык, шәфкатьле.

9.Сөйләшүебезне Ф.Яруллинның “Сорау һәм җавап” шигыреннән өзек белән дәвам итәсе килә.

Һич яхшылык эшли алмасаң син

Кешеләргә бик-бик теләп тә,-

Яхшы теләк телә,

Зур көч өстәп куя йөрәккә.

- Балалар,тәрбия сәгатебез ахырына кәефләрергез ничек?Начар якка үзгәрмәдеме?Ничек инде, яхшы сүзләр турында сөйләшик тә,кәефләребез дә начарайсын, ди.

Ягез әле,үзегезнеңкәефләрне белдергән күбәләкләрне кулларыбызга алыйк. Могҗиза барлыкка килүенә ышанырбыз.Дустыгызга әйтәсе килгән иң матур теләкләрне эчтән генә уйлый торыгыз.Уйладыгызмы?Ә хәзер барыбыз бергә күбәләкләргә таба өреп,теләкләрне җибәрәбез.

Менә балалар,чын күңелдән әйтелгән теләкләрдән, хәтта,күбәләкләрдә терелде.Бүгенге сөйләшүгә йомгак ясап,шуны әйтәсем килә:

Читайте также: