Приветствие на татарском языке в стихах

Обновлено: 04.07.2024

Буген минем туган көн
Бәйрәм була торган көн,
Үткән әз-мәз тормышымны
Бәйрәм итә торган көн.

Чын күңелдән рәхмәт сезгә
Хөрмәтле һәр сүзегез,
Миңа бик куп шатлыкларны
Тудырасыз үзегез.

Кадерле ирем, балалар
Күз караларым минем,
Сез булганга рәхәт, матур
Бәхетле һәрбер көнем.

Рәхмәт сөекле ярыма
Имән терәк тормышта,
Ярый әле, сине язган
Ходай минем язмышка.

Аңлашып яшибез, шөкер
Балаларны үстердек.
Тигезлек, шатлыклар язсын
Алда безгә гомерлек.

Туганнарым, кодаларым
Барыгызнын изге уе.
Киңәш- табыш, ихлас күңел
Кемгә барсаң, кунак сые.

Бүгенгедәй шатлык белән
Киләчәктә дә гөрләшик.
Чәй шикәр ул, бер дә бетми,
Ачык чырай белән яшик.

Дус – ишләрем, сезнең белән,
Күңел түре ачыла.
Сер капчыгым сезнең өстә,
Сыя сезгә барсы да.

Авыр чакта бергә булсак
Җинеләеп китә тормыш.
Тормыш кайчак һәрберебезгә,
Була «дөньяңны ормыш».

Түзәбез, сабыр канатлар
Сынмасын, сыгылмасын.
Йөрәк дигән утлы таба,
Кызмасын, суынмасын.

Хөрмәт итеп килгән өчен,
Якыннарым олы рәхмәт.
Бөртекләп ашсын тормышка,
Сез теләгән һәрбер теләк.

Юбилейга килүчеләргә рәхмәт әйтү

Юбилей ул гомер бәйрәме. Күпме үтелгән, күпме сүтелгән, шул юбилей дигәннәрендә беленәдер инде. Бүген минем шул үтелгән – сүтелгәнне бизмәнгә салып үлчи торган көн. Тик һич кенә дә күңел ышанмый икән, чынлап та минекеме соң бүгенге бәйрәм. Бераз баш әйләнеп, ачу да килеп китә, миңа әйттеләрме соң бу __ яшь дип. Эх, йөрәк бит әле унсигездә.
Кадерле якыннарым! Якыннарым дим, чөнки бу мәҗлескә безнең гаиләне, мине, чын күңелдән якын иткән кешеләр җыелган. Һәрбер әйтелгән сүз, һәрбер теләк йөрәк түреннән, һәрбер киңәш алтынга тиң. Олы рәхмәт әйтәм сезгә килгәнегез өчен, теләкләрегез өчен. Заманга сылтап озак күрешмичә дә яшибез, вакыт җитмәгән кебек тоела. Шулай да монда утырган барыгыз да минем авырлыкларымны җинеләйтүчеләр, шатлыкларыма куанучылар, кайгыларымны уртаклашучылар.Рәхмәт сезгә барыгызга да булганыгыз өчен. Мин сезнен теләкләрегезне колагыма чорнадым, алар һичшиксез барысы да тормышка ашыр дип беләм.

Читайте также: