Нэнэй стих на татарском

Обновлено: 25.12.2024

Озын гомер телим, әни сиңа,
Сәламәтлек булсын hәрвакыт!
Бәхетләргә чумып, шатлыкларда йөзеп,
Алсу йөзен торсын гел балкып!

Ана шатлыгы
Куенымда бәләкәчем —
Җан кисәккәем нәни.
Шатлыгымның һич чиге юк,
Мин бит бүгеннән — Әни!

Безнең бәйрәм җитә,
Кыз кардәшләр.
Бәйрәм белән, һәммәбезне дә!
Әни кеше йортның учагы ул,
Әни кеше ирнең — терәге !
Әни бит ул, сине юатучы,
Шатлыкларны безнең булүче.
Кайгы-хәсрәт булса,
Бары әни кеше,
Күзләреңнән аны белүче!
Әни бит ул, изге җанлы кеше,
Бала өчен бирә барысын да.
Кадерләрен белик янда чакта,
Котлап торыйк, һәр туар таңда!

Озак яшә әнием
Түзем булырга өйрәттең,
Һәрчак безне әнием.
Йокысыз төннәрең өчен
Бурычлы без әнкәем!
Кушымта:
Изге җанлы синең кебек
Әни юк беркем җирдә.
Нурлы йөзен, җылы сүзең
Көч бирә һәрчак безгә!

Сагындыра балачакның —
Назлы бишек җырларың.
Кабат кайтып яннарыңа
Мәңге тыңлап туймамын!

Инде тормышлы булсак та
Сиңа без сабый һаман.
Озын гомер яшә әнием —
Бәхеттә узсын заман!

Бәйрәм җитә… әнкәемне,
Котлыйсым килә, бик тә…
Тик булмый шул, булмый инде,
Ул бит күптәннән күктә…
Бәйрәм җитә, бәгырьне өтә,
Әнкәемнең юклыгы…
Күзләреннән убәр идем
Чәчәк, бүләк итәр идем,
Иркәләп бер кочар идем,
Яннарына очар идем,
Барып кайтыр жир булса ….
Инде үзем әби күптән,
Әнкәемне сагынам, бик тә,
Исән чакта әнкәйләрне,
Көттермәгезче, сез дә !
Иркәләгез, кадерләгез,
Яратуыгыз яшермәгез
Әйтәсе матур сүзләрне,
Иртәгәгә күчермәгез.

Әниләр бәйрәме
Салкын көздә табигатькә
Яз китерә бу бәйрәм.
Саран кояш нурларында
Наз китерә бу бәйрәм.
Йөзләргә елмаю сибә,
Нур өләшә күңелгә,
Өйләргә сыймый, дөньяга
Җыр – моң булып түгелә.
Әниләр бәйрәме бүген –
Бәйрәмнәрнең олысы.
Һәр туган яңа таң өчен
Без әнигә бурычлы.
Тәбрик итик әниләрне,
Юллыйк ихлас теләкне.
Гомер язын бүләк иткән
Ана — тормыш терәге.

Бер-бер артлы еллар узып тора,
Без үсәбез, синең яшең арта.
Әни, әнкәй! Инде ничә кышлар —
Ялгыз башың тормыш йөген тарта.

Юбилеең ишек какты килеп,
Каршы алыйк, әйдә, түргә узсын!
Бәхет булып килсен киләчәкләр,
Алларыңа гомер юлы сузсын.

Сәламәтлек тели сиңа күңел,
Уңыш тели эшләр эшләреңдә.
Хөрмәтебез тоеп яшә әнкәй,
Матур булсын күрер төшләрең дә.

Шатлыкларга туенып яшә әнкәй,
Яңа таңың тусын кояш тулып.
Яшә тагын сөенеп һәм сөелеп,
Без яраткан әни, әби булып.

Нинди матур, нинди күркәм,
Бу нинди көн икән?
Аяз көнне, чуак көнне
Әнкәем туган икән.

Бакчадагы сандугачлар
Кемне мактый икән?
Сандугачлар, чәчәкләр дә
Әнкәйне котлый икән.

Кояш көлә, ләйсән сибә (балкып көлә) —
Бу нинди көн икән?
Аяз көнне ләйсән (кояш) булып
Әнкәем туган икән.

Әниләргә мәңге бала булып
Калабыз без буйлар җитсәк тә.
Туган нигезләрдән аерылып
Ерак-еракларга китсәк тә.

Әниләрнең кадерен белмибез шул,
Бала күңеле мәңге далада.
Кош телендәй генә хат-хәбәр дә
Зур куаныч, шатлык анага.

Сабыем, дип әнкәй баштан сыйпый,
Шундый йомшак әни куллары.
Әнкәй фатихасын алып китсәм,
Беләм, һәрчак уңа юлларым.

Ерак араларны якынайтып,
Туган-үскән җиргә бер көн кайтыйк.
Йөрәкләрдән чыккан изге сүзне —
Әниләргә рәхмәт сүзен әйтик!

Читайте также: